Ғиниәтуллина Светлана Ғәйнулла ҡыҙы: өлгөләр араһындағы айырма
Ру102 (фекер алышыу | өлөш) "{{Театр эшлеклесе | исем = Светлана Гыйниятуллина | чын исем = | рәсем..." исемле яңы бит булдырылған |
(айырмалар юҡ)
|
14:05, 7 декабрь 2019 өлгөһө
Ҡалып:Театр эшлеклесе Ҡалып:Мәгънәләр Светлана ҒГыйниятуллина, Светлана Гайнулла кызы Гыйниятуллина, рус. Гиниятуллина Светлана Гайнулловна (1975 елның 7 июле, БАССР, Караидел районы, Караидел авылы) — драма актрисасы, Башкортстанның халык артисты (2014), Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2008).
Тәрҗемәи хәле
1975 елның 7 июлендә БАССР Караидел районы Караидел авылында туган. Караиделнең 1нче санлы урта мәктәбен[1], фортепиано сыйныфы буенча музыка мәктәбен, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр сәнгате факультетын (А.И. Карякин курсы, 1997) тәмамлаган. Уфа урыс драма театрында, М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында уйнаган. 1997 елдан Стәрлетамак дәүләт урыс драма театрында эшли.
Иҗаты
Амплуасы — лирик-драматик яшь каһарманнар, көлкеле рольләр.
Уйнаган рольләре
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1998 «Актер җыры» бәйгесе, лауреат.
- 1999 «Драма артистлары җырлый» фестивале, лауреат.
- 2003 «Театр язы» республика фестивале (Уфа) — «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе җиңүчесе — Ольшанскийның «Хапун» спектаклендәге Галя роле өчен.
- 2006 РФ кече шәһәрләре театрлары фестивале (Вышний Волочек) — жюри призы — Н.В. Гогольның «Өйләнү» спектаклендәге Агафья Тихоновна роле өчен.
- РФ театр әһелләре берлеге дипломы
- БР атказанган артисты.
- 2014 БР халык артисты[2]
- 2008 Шәехзадә Бабич премиясе — Агафья Тихоновна («Өйләнү»), Любовь («Соңгылар»), Турандот рольләре өчен.